Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнит давыллары кеше сәламәтлегенә тәэсир итәме?

Сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару төрле авыруларга күбрәк тәэсир итә.

news_top_970_100
Магнит давыллары кеше сәламәтлегенә тәэсир итәме?
pixabay.com/ru

Кешенең авыруларына магнит давылларына караганда, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару күбрәк тәэсир итә. Бу хакта табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясниковка сылтама белән РИА Новости яза.

Моңа кадәр физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Физика институты лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Богачев магнит давылларының кешенең үзәк нерв системасына һәм кан әйләнеше системасына тәэсир итүе турында әйткән иде.

«Бары тик физиклар һәм биофизиклар гына магнит давыллары тәэсирен кешенең хәле белән бәйләп күрсәтә ала. Әмма яхшы табиб беркайчан да пациентка һава торышы, аның яше, бигрәк тә магнит давыллары гаепле дип әйтми», — диде Мясников.

Аның сүзләренчә, кешеләр үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнергә теләмәүне «Аллага, паразитларга яки магнит давылларына» сылтап калдыра.

«Әгәр син таза, 40 яшеңдә остеохондроздан, артроздан интегәсең икән, үзеңнән башка бөтен нәрсә дә гаепле. Сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару нәтиҗәсендә төрле авыруларны, хәлсезлекне аклау өчен магнит давыллары варианты туры килә», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100