Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимон төшеннән агач үстерү өчен нишләргә?

Лимон агачы тәрәзә төбендә биш ел чамасы үскәннән соң, җимеш бирергә мөмкин.

news_top_970_100
Лимон төшеннән агач үстерү өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Лимон агачы — озын гомерле үсемлек, ул утыз еллап үсеп торырга мөмкин. Аны өйдә дә үстереп була. Өйдә үскән лимон агачы зур булмый, шулай да ул җимеш бирәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Башта өлгергән лимонны сайлап алабыз. Аның эченнән иң зур орлыкларын сайлыйбыз. Лимон эчендәге бөтен төшләрне дә алып торыгыз, кайсы да булса барыбер үсеп чыгачак.

Лимон төшен туфракка утыртканчы, үстерә торган махсус сыеклыкка салып торыгыз. Бакчачылык кибетләрендә андый ашламалар сатыла. Лимон төшен утырту өчен туфракны кибеттән алыгыз. Анда «цитруслылар өчен» дигән язу булырга тиеш.

Лимон төше шытып чыксын өчен әйләнә-тирәдә һава температурасы 18 градустан ким булмасын. Төш утыртылган стаканнарны пленка белән каплап, җылы урынга куеп тору хәерле.

Туфрактан яшел шытым күренүгә үк, аңа дөрес итеп су сибәргә кирәк. Үсентене суга чумдырырга ярамый, ләкин ул коры туфракта да торырга тиеш түгел. Парник эффекты өчен пленканы әлегә алмый торыгыз. Ләкин үсентене көн саен җилләтергә онытмагыз. Ике көнгә бер тапкыр су сибегез. Су фильтр аша узган булырга тиеш.

Үсенте 3-4 см булгач, аның 2-3 нык яфрагы була инде. Бер ай үскәннән соң, орлыктан чыккан үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.

4-6 ел узгач, өйдә үскән лимон агачы чәчәк атып, җимеш бирергә мөмкин. Моны тизләтү өчен прививка ясарга була. Бу - хирургик процедура. Үсемлек агачына бөре тоташтыру — прививка ясау өчен тәҗрибә, махсус кораллар таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100