Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Компьютер каршында эшләүчеләргә күзне ничек сакларга?

Монитор һәм клавиатура тигез яктыртылмый. Шуңа күрә күзләргә икеләтә йөкләнеш килә.

news_top_970_100
Компьютер каршында эшләүчеләргә күзне ничек сакларга?
pixabay.com

Компьютер күрү синдромы (компьютерный зрительный синдром (КЗС) төшенчәсе беренче тапкыр 2000нче еллар башында кертелә. Гаджетлар белән озак эшләүче кешеләрнең күзләре авырта. Дүрт сәгать берөзлексез эшләгәч, күзләр кызара, кыра, яна башлый. Тора-бара күз күреме начарланырга мөмкин. Күзне саклау өчен киңәшләр Леди.Майл сайтында чыкты.

Ике сәгать саен күзне ял иттерегез. Компьютер каршыннан китеп, тәрәзәдән еракка карагыз. Мөмкин булганда, документларны һәм китапларны кәгазь вариантта укыгыз.

Линза кисәгез, аны вакытында салып куярга онытмагыз. Иң шәп линзаларны да сигез сәгатьтән артык кияргә ярамый. Кешеләр 12-16 сәгать линза киеп йөрүне нормага саный. Бу 16 сәгать целофан пакет киеп йөрүгә тиң. Озак линзада булса, күзләргә кислород җитми, гипоксия була.

Кояштан саклый торган күзлек киегез. Кара күзлекне җәй көне генә түгел, кышын да кию хәерле. Кар яктылыгыннан күзнең челтәр катлавына басым күбрәк тә була. Шуңа күрә болытлы көнне дә кара күзлек кию кирәк. Кара күзлек ультрашәмәхә нурланышны тоткарларга тиеш.

Елына бер тапкыр күз табибына барырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100