Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләсә нинди балыкны тозлау өчен аш серкәәсе салмый торган гади ысул

Бу рецептта аш серкәсе дә, суган да кирәкми.

news_top_970_100
Теләсә нинди балыкны тозлау өчен аш серкәәсе салмый торган гади ысул
pixabay.com

Ак һәм кызыл балыкның теләсә кайсы төрен хуш исле үләннәр һәм әфлисун согы белән маринадлап була. Балык бер тәүлектә өлгерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Балык туңдырылган булса да, яңа тотылган булса да ярый. Әфлисунлы маринад һәм хуш исле үләннәр елга балыгының үз исен дә бетерә. 

  • балык — 1 кг;
  • су — 1 л;
  • шикәр — 2 аш кашыгы;
  • тоз — 3 аш кашыгы;
  • әфлисун — 1 данә;
  • зәйтүн мае — 2 аш кашыгы;
  • горчица (бөртекле) — 2 аш кашыгы;
  • базилик (кипкән) — 1 чәй кашыгы;
  • лавр яфрагы — 3 данә;
  • канәфер — 2 данә;
  • тимьян яки розмарин — 1 ботак.

Балыкны чистартып, кисәкләргә бүләргә.

Кайнап торган суга шикәр, тоз, горчица, лавр яфрагы, канәфер, базилик салып, 3-4 минут кайнатырга. Әфлисун согы сыгып салырга, суытырга. Аннары зәйтүн мае өстәргә.

Балыкны контейнерга тезәргә, тимьян, розмарин, әфлисуннан калган кабыкны салырга һәм маринад өстәргә. Кпкачын каплап, 12 сәгать бүлмә температурасында тотарга, аннары 12 сәгать суыткычта сакларга.

Мондый балыкны биш көн сакларга ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100