Кышын машинаны ничек җылытырга?
Салонны җылытуны тизләтү өчен, рециркуляция режимын кулланалар.
Машина двигателен җибәрүне тизләтер өчен, салондагы җылыту системасын сүндереп торырга кирәк. Бу турыда «Прайм» агентлыгына автомобиль эксперты Егор Васильев сөйләгән.
Салонны җылытуны тизләтү өчен, рециркуляция режимын кулланалар. Әгәр салонга урамнан салкын һава кермәсә, ул тизрәк җылына.
Машинаны читтән торып кына җылыта торган система куелган булса, моторны алдан җибәрергә, салонга тиешле температураны программалап куярга була, диелә хәбәрдә.