Организмда Д витамины барлыкка килсен өчен, кояш астында ничә минут торырга кирәк? | intertat.tatar

Организмда Д витамины барлыкка килсен өчен, кояш астында ничә минут торырга кирәк?

Кояшка каршы кремнар, кием, гади пыяла да ультрашәмәхә нурланышны нейтральләштерә һәм Д витамины барлыкка килми.

Кешеләр меңнәрчә ел элек үк ризыкның организмга йогынтысы турында белгән. ХХ гасыр башында майлар, аксымнар һәм углеводлардан тыш, азыкта тагын ниндидер файдалы матдәләр булуы ачыкланган. Аларны «витамин» дип атаганнар. Беренче витаминны 1913 елда ачыклаганнар. Ул балык маендагы А витамины булган. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

1922 елда А витаминын өйрәнгәндә, Д витаминын да тапканнар. Аның төп билгеләнеше — эчәклектә кальций һәм фосфорны үзләштерүне тәэмин итү. Бу витамин җитешмәү бик күп авырулар китереп чыгара. Аеруча балачакта Д витамины җитмәсә, кеше гәүдәсе дөрес формалашмый.

Кеше гәүдәсе эчендә берничә витамин гына үзе синтезлана, калган витаминнар азык белән керә. Д2 витамины азыкта гына була, Д3 витамины ультрашәмәхә нурланыш йогынтысында тән тиресендә барлыкка килә. Моның өчен көн буе кояш астында торырга кирәкми. Тәүлеклек доза алу өчен, кояш нурлары 15 минут дәвамында кешенең йөзенә һәм кулларына төшсә — җитә.

Кояшка каршы кремнар, кием, гади пыяла да ультрашәмәхә нурланышны нейтральләштерә һәм Д витамины барлыкка килми. 

Д витамины җәй көнендә май тукымаларында тупланса да, салкын чорда ул сарыф ителеп бетә. Төньяк районнарда яшәүчеләр яки кояш нурлары астында сирәк йөрүче кешеләргә Д витамины җитми. Шуңа күрә Д витаминына анализ биргәләп тору хәерле, диелә хәбәрдә.