Дөньяда иң тирән шахта кайда һәм 12 км тирәнлектә температура ничә градуска җитә? | intertat.tatar

Дөньяда иң тирән шахта кайда һәм 12 км тирәнлектә температура ничә градуска җитә?

Шахтаны суыту өчен желе формасындагы боз кулланалар.

Төзүчеләр күккә аша торган небоскреблар кора, шахтерлар исә җир астына тирәнгәрәк казый. Файдалы казылмалар табу тарихы алты мең гасыр чамасы элек башланган. Шул чакта кешеләр бакыр рудасы табып, аннан металлны аерып алырга өйрәнгән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Башта руданы карьерларда тапканнар, тау токымнарын катлам-катлам итеп алып, эшкәртеп барганнар. 

Файдалы казылмалар җир астында тагын да күбрәк булуы ачыклангач, беренче шахталар барлыкка килгән. Алар горизонталь, бераз авыш була. Шахтага тау итәгеннән кереп китәләр. Аннары шахталар тагын да тирәнәя бара. Шахтер эше куркынычрак була башлый. Ул чакта насослар да, вентиляторлар да юк, кешеләр грунт суларын чиләкләп диярлек чыгара, күрше шахталарны тоташтырып кына вентиляция ясыйлар.

Хәзерге вакытта йөзләрчә, меңнәрчә метр тирәнлектәге шахталар төзү технологияләре бар. Дөньяда иң тирән шахта Көньяк Африка Республикасындагы «Мпоненг» шахтасы. Ул диңгез өсте биеклегеннән 4000 мең метр чамасы түбәндәрәк урнаша. Биредә алтын табалар.

Шахта тирәнрәк булган саен, шахтерларга да катлаулырак. Тауга биеккәрәк күтәрелгән саен, һава салкынрак, атмосфера басымы кимрәк була. Тирәнгәрәк — җир астына төшкән саен кире процесс башлана. 4 км тирәнлектә һава температурасы 65 градус эссе, аны суыту өчен махсус боз кулланалар. Бу боз желе формасында, аны торбалар аша тапшыралар. 

Тирәнрәк шахталар төзү өчен техник мөмкинлекләр бар. Ләкин тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җир астында 12 км тирәнлектә кимендә 200 градус эссе булуы ихтимал. 30 км тирәнлектә исә Җир кабыгы бөтенләй бетә һәм мантия башлана. Анда 900 градус эссе була, диелә хәбәрдә.