Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы төркем канга ия кешеләр коронавирус белән авырмый?

Коронавирус белән беренче кан төркеменә ия кешеләр бик аз авырый. Йоктырсалар да, авыру аларда җиңелчә формада уза.

news_top_970_100
Кайсы төркем канга ия кешеләр коронавирус белән авырмый?

Беренче кан төркеменә (AB0 төркеме) ия булган кешеләр коронавирусны аз йоктыра. Йоктырсалар да, авыру аларда җиңелчә формада уза. Бу хакта Blood Advances журналында бастырылган ике тикшеренү нәтиҗәсендә әйтелә, алар белән MedicalXpress порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости.

Дания белгечләре Covid-19га тест үткән 473 000 кешенең анализын чагыштырган. Коронавирус беренче төркем канга ия кешеләр арасында аз булган. А (икенче), B (өченче) һәм AB (дүртенче) төркем канга ия пациентлар коронавирус белән күбрәк авырган.

Галимнәр моны беренче төркемдә организмга вирусны үткәрә торган эритроцитларның булмавы белән аңлата.

Икенче тикшеренү Канадада госпитализацияләнгән 95 авыр хәлдәге пациентлар белән үткәрелгән. Коронавирус белән авырган икенче һәм өченче кан төркемнәренә ия пациентларның хәле күзгә күренеп авырайган, аларга интенсив терапия кирәк булган. Алар күпчелек очракта үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылганнар.

Моңа кадәр Кытай, АКШ һәм Иран галимнәре әйтүенчә, коронавирус белән авырган икенче төркем канга ия пациентлар коронавирус китереп чыгарган өзлегүләрдән ешрак үлгән. Шулай ук өченче һәм дүртенче төркемле пациентлар бераз сирәгрәк үлгән. Ә беренче кан төркеме булган кешеләр коронавирустан сирәк үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100