Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртү таныклыгы урынына күчермәсен күрсәтергә ярыймы?

ЮХИДИ хезмәткәре телдән кисәтү ясый яки 500 сум штраф сала ала.

news_top_970_100
Машина йөртү таныклыгы урынына күчермәсен күрсәтергә ярыймы?
Александр Эшкинин

Машина йөртү өчен таныклыкны өйдә онытып калдырган очракта, ЮХИДИ хезмәткәренә аның фотосын, сканын күрсәтеп буламы? Бу хакта «Российская газета» яза.

Автомобильдә йөргәндә машина йөртү өчен таныклык, транспорт чарасын теркәү кәгазе (СТС) һәм ОСАГО кәгазе үзең белән булырга тиеш. Алар булмау кагыйдә бозу санала.

Таныклык өйдә онытылып калса, инспектор аны базадан эзләп карый ала, ул машина турында белешмәне һәм ОСАГО хакында мәгълүматны да эзләп таба ала. Бу очракта сезгә кисәтү ясап, җибәрергә мөмкиннәр. ЮХИДИ хезмәткәре телдән кисәтү ясау яки 500 сум штраф салу арасында үзе сайлый. 

Таныклык бөтенләй булмаса, катгый җәза көтелә. Таныклык беркайчан да бирелмәгән, яки ул бозылган (фотосы күренми, шрифтны укып булмый) яки таныклыкның срогы чыккан, иске фамилия язылган булса, 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган.

Таныклыгы булмаган кешегә машинасын биреп торган хуҗага 30 мең сум штраф салалар. Машинаны исә тоткарлыйлар, штрафстоянкага куялар.

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган кешегә 30 мең сум штраф, яки 15 тәүлек арест, яки 100-200 сәгать мәҗбүри эшләр яный. Яңадан таныклык алу өчен имтихан тапшырасы була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100