Кызларның биле ничә сантиметр булырга тиеш?
Бил әйләнәсе кешенең сәламәтлеге турында сөйли.
Бил әйләнәсе — кеше сәламәтлегенең иң төп күрсәткечләренең берсе. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Үзеңне диагностикалауның бик гади ысулы бар. Бил әйләнәсен үлчәргә кирәк.
Хатын-кызларның бил әйләнәсе 80 сантиметрдан артмаса, борчылырга кирәкми. 87 сантиметрга кадәр булса — сәламәтлек белән проблемалар бар дигән сүз. 88 сантиметрдан артык булса, ябыгу турында уйларга кирәк.
Ир-атларның биле 94 сантиметрдан артмаска тиеш. 101 сантиметрга кадәр булса, сәламәтлек өчен куркыныч бар дигән сүз. 102 сантиметрдан артса, куркыныч тагын зуррак була, диелә хәбәрдә.