Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алоэның куркыныч үзлеге ачыкланган: ул онкология барлыкка китереп чыгарырга мөмкин

Алоэның дәвалау үзлекләре турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, ди табиб.

news_top_970_100
Алоэның куркыныч үзлеге ачыкланган: ул онкология барлыкка китереп чыгарырга мөмкин
pixabay.com/ru

Алоэ кушылган кремнарны кояшка чыгар алдыннан кулланырга ярамый, чөнки алар яман шеш барлыкка китерә ала. Бу хакта Россиянең атказанган табибы, телетапшырулар алып баручы Елена Малышева сөйләде, дип яза РИА Новости.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге үсемлекнең 98 проценты — судан, калган 2 проценты полисахаридлардан тора. Алоэның «дәвалау үзлекләре» турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, дип өстәде табиб.

Табиб тычканнарда үткәрелгән тәҗрибә турында сөйләде. Галимнәр ел дәвамында пеләш тычканнар тиресенә алоэ куя торган булганнар. Алоэ куелган урыннарда яссы күзәнәк яман шеш үсү ихтималы арткан.

Шуннан соң Америка онкология өлкәсендә тикшеренүләр ассоциациясе (AACR) яңа өзелгән алоэны потенциаль куркыныч һәм канцероген, ягъни онкология авыруларын китереп чыгаручы дип саный башлады, ди табиб.

«Әгәр сез алоэ вера кушылган кремнар яратасыз икән, алоэның әлеге үзенчәлеген белеп торырга кирәк. Алоэ вера кушылган крем сөрткән урынга кояш нурлары төшсә, яман шеш куркынычы арта», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100