Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар бәйлелек китереп чыгара?

Кайбер ризыкларга булган мәхәббәт контрольсез бәйлелеккә әверелмәсен өчен рационга игътибарлы булырга кирәк.

news_top_970_100
Нинди ризыклар бәйлелек китереп чыгара?
pixabay.com/ru

Кайбер ризыклар психологик кына түгел, ә биохимик бәйлелек тә китереп чыгарырга мөмкин. Нутрициолог Дарья Савельева бу ризыкларның кайсыларын сирәгрәк ашарга кирәклеген аңлатты. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шикәр бик җитди бәйлелек китереп чыгара, шуңа күрә аны куллануны бик нык контрольдә тотарга кирәк. Баш миенә гади энергияне баллы ризыклардан алу җиңелрәк, ә эчәклек микрофлорасы аңа ияләшкән була инде, шуңа күрә бу бәйлелектән котылу бик авыр.

Бу сөт ризыкларына да кагыла. Бераз гына күләмдә ашаганда мондый бәйлелек булмый, әмма лактоза аркасында бу ризыклар шикәр кебек тәэсир итә. Сөттә булган табигый опиатлар наркотикка тиң. Күпләрнең төнгә сөт ризыклары ашавы – моның ачык чагылышы.

«Бу шулай уйланылган инде, хайваннар балаларын ашата һәм сөт аңа җиңелчә генә наркотик тәэсир бирергә тиеш. Моның өчен казоморфины дип атала торган опиатлар бар, алар тынычландыра», — дип аңлатты нутрициолог.

Күпләр өчен ипидән һәм бигрәк тә чүпрәле камыр ризыкларыннан баш тарту шикәрдән баш тартуга караганда да авыррак бирелә. Шуңа күрә кайбер ризыкларга булган мәхәббәт контрольсез бәйлелеккә әверелмәсен өчен рационга игътибарлы булырга киңәш итә билгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100