Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июльдә кәбестәгә нинди ашлама сибәргә?

Сыер тизәге төнәтмәсенә минераль ашламалар кушарга кирәк.

news_top_970_100
Июльдә кәбестәгә нинди ашлама сибәргә?
Салават Камалетдинов

Кәбестә күчәне барлыкка килсен һәм башы тыгыз булып формалашсын өчен, июльдә кәбестәгә ашлама кертергә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кәбестәгә минераль ашламага сыер тизәге кушып сибәргә кирәк. Сыер тизәгеннән ашлама ясау өчен ун литрлы чиләккә өч кило тирес салырга һәм өстенә җылы су агызырга. Капкачын каплап, җылы урында ике көн төнәтергә.

Кәбестәгә сибәр алдыннан, 2 литр сыер тизәге төнәтмәсенә 8 литр торган су салырга. Шуңа 5 грамм мочевина, 15 грамм суперфосфат, 10 грамм калий сульфаты кушарга. Минераль ашламаларны сыер тизәге төнәтмәсенә кушканчы, кайнар суда эретергә кирәк.

 Ашлама салыр алдыннан, кәбестәгә яхшылап су сибегез. Эссе вакытта ашламаны иртәнге алты белән җиде арасында, салкынча булганда, иртәнге сигез белән тугыз арасында сибәләр. Ашламаны кичке җидедән соң да сибәргә була. Төнәтмәне сусипкечкә салып, кәбестә төпләрен сибәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100