Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чия киптерүнең өч ысулы

Чияне духовкада, микродулкынлы мичтә һәм кояшта киптереп була.

news_top_970_100
Чия киптерүнең өч ысулы
https://www.pexels.com

Чия киптерү ысуллары турында «Челнинские известия» сайты язды.

Чияне духовкада киптереп була. Табага бер катлам итеп чияләрне тезәргә һәм 70 градуска кадәр җылытылган духовкага куярга. Духовка ишеген тыгыз итеп япмагыз, һава керерлек, дым чыгарлык булсын.  

Ике сәгатьтән соң табаны алып, чияне болгатырга һәм кабат духовкага куярга, температураны 45 градуска кадәр киметергә. Чияләр кибеп беткәнче тотарга.

Чияне микродулкынлы мичтә киптерү тизрәк була. Кибү вакытын үзегез чамалыйсыз. Яссы тәлинкәгә киҗе-мамык тукыма куегыз һәм шуның өстенә чияләрне бер катлап тезегез. Өстенә кабат тукыма каплагыз.

Мич егәрлеген 200 Вт итеп, башта 5 минут тотыгыз. Чия кибеп бетмәсә, кабат ярты минутка куегыз. Аннары тагын тикшерегез. Булмаса, тагын 30 секунд киптереп алыгыз.

Кояшта киптерү - иң озак ысул. Подноска пергамент кәгазе җәеп, өстенә бер катлам чия тезегез. Чебеннәрдән саклау өчен, өстенә марля каплагыз һәм кояшка чыгарып куегыз.

Кояш нурлары туры төшмәү хәерле. Агач ботаклары күләгәсенә куярга була. Көн саен кич белән подносны өйгә алып кереп торыгыз, иртәнге чык юешләтмәсен. Яңгырга да тидерә күрмәгез. Көн саен болгатып торыгыз. Төше алынмаган чия дүрт көндә кибәргә тиеш, төше алынган булса, биш көндә әзер була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100