news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимнәр коронавирусны тиз арада дәвалау ысулын атады

Астманы һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруын дәвалаганда кулланыла торган будесонид коронавирус йоктырган авыруларга да ярдәм итәргә мөмкин.

news_top
Галимнәр коронавирусны тиз арада дәвалау ысулын атады
pixabay.com/ru

Астмага каршы ингалятор куллану коронавирустан дәвалану вакытын шактый киметергә мөмкин. Бу хакта Оксфорд университеты галимнәренә сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, астманы һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруын дәвалаганда кулланыла торган будесонид коронавирус йоктырган авыруларга да ярдәм итәргә мөмкин.

Оксфорд университеты галимнәре әйтүенчә, ингалятор пациентның ковидтан дәваланып бетүен уртача 3 көнгә тизләтә.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа мәгълүматлар булуга карап бу алым белән дәвалауның нәтиҗәләрен күзәтеп тора һәм кирәк булган очракта киңәшләрне үзгәртергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Британия табиблары бу даруны һәр очрак өчен индивидуаль кулланырга планлаштыра. Белгечләр будесонидны коронавируска каршы өйдә дә кулланырга ярый, дип белдерде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар