Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суганның кыягын өзеп алырга ярыймы?

Яшел кыякта витаминнар күп булса да, аны өзеп торсаң, суган уңышы начар булыр.

news_top_970_100
Суганның кыягын өзеп алырга ярыймы?
Салават Камалетдинов

Башлы суганның кыяклары — органик матдәләр ясала торган фабрика ул. Аларны өзеп ашап торсаң, уңыш начарланачак. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Кыяклар санын киметеп торсаң, суганның үсеше начарлана. Аның кыякларын үстерү өчен тырышу хәерле. Яз көне су сибәргә, төбен йомшартырга, тамырларын һава керерлек итәргә кирәк.

Яфрак ярган вакытта азотлы ашлама, суганның башы формалашканда фосфорлы-калийлы ашлама сибегез.

Яшел суган кыягы ашау өчен махсус сортларны үстерегез. Әлбәттә, яшел кыяклар витаминга бик бай. Махсус түтәл ясап, чәчүлек суганны бик тыгыз итеп утыртыгыз. Артык калган чәчүлек, бик зур булмаган суганнарны бер-берсенә терәп диярлек утыртып, кыяк өчен түтәл ясагыз.

Кыяк өчен махсус сорт — лук-батун орлыгы сатыла. Аны тәрбиялисе дә юк диярлек, корылыкка да чыдам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100