Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр яшьли үлүнең еш очрый торган сәбәбе нинди?

Кан басымы югары булса, йөрәк эшчәнлеге бозыла.

news_top_970_100
Кешеләр яшьли үлүнең еш очрый торган сәбәбе нинди?
Салават Камалетдинов

Кан басымы югары булу яшь килеш үлү ихтималын арттыра. Бу турыда 2нче Сугыш ветераннары госпиталенең кардиология бүлеге җитәкчесе Сергей Иванов «Говорит Москва» радиосына интервьюда сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кан басымы югары булу кешенең бик әһәмиятле органнары тискәре йогынты ясый. Беренче чиратта баш мие, йөрәк һәм бөерләргә зыян килә. Бу исә башка проблемалар китереп чыгара. Гипертония авыруы хәтта кешенең акыл сәләтенә дә йогынты ясарга һәм киметергә мөмкин.

Хроник йөрәк авырулары башлануның беренче сәбәбе дә гипертония була, чөнки йөрәктә морфологик үзгәрешләр барлыкка килә, аннары бу органның насос функциясе бозыла.

Сәламәтлекне сакламаган очракта, авыру яшьтән үк барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә табиб, диелә РИА Новости хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100