Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Март азагына кадәр бакчада эшлисе эшләр

Теплицаны карарга, корткычлардан саклау чаралары күрә башларга, үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитте.

news_top_970_100
Март азагына кадәр бакчада эшлисе эшләр
Александр Эшкинин

Март - бакча эшләре актив башлана торган чор. Бу турыда Майл.Дом сайтында язылган.

Март азагына кадәр куакларның үстерергә дип ала торган ботакларын кисәргә кирәк. Төп санын арттырырга теләсәгез, ботак үрчетә башларга вакыт. Ботакларны суга утыртып куегыз. Тамыр җибәрә башлауга, туфракка утыртасы була. Көннәр җылыткач, бакчага чыгарып утыртырга кирәк.

Мартта кар нык эри, су ага торган урыннарны казып куегыз. Су җыелып, аннары уңдырышлы туфракны юып алып китмәсен.

Агачларга прививка ясар чак җитә. Үсентеләрне дымлы тукымага төреп, суыткычта сакларга кирәк. Аннары шушы үсентеләрне авыру яки карт агачларга тоташтырып, прививка ясарсыз. Моның өчен бер яшьтән дә артмаган, яшь агач ботакларын алырга кирәк.

Агачларны корткычларга каршы эшкәртергә вакыт җитте. Әле корткычлар күбесе кышкы йокыдан уянмаган чакта, эшкәртегез. Аларның кайберләрен агач кәүсәсеннән кисеп алып ташларга була, кирәк булса, агач ботагын кисеп ташлау хәерле. Агачның бер өлешен кисеп ташлап, аны бөтенләй һәлак булудан коткарырсыз.

Сыерчык ояларын әзерләп куегыз. Бакчагызга сыерчыклар килсә, алар корткычлардан арындырыр. Иске ояларны дезинфекцияләгез.

Орлыктан үскән үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитте. Бу эш пикировкалау дип атала. Иң нык һәм сәламәт үсентеләрнең бер-ике яфрак чыгарганнарын аерым савытларга күчереп утыртыгыз. Тамырын саклый күрегез.

Теплицаны тикшерергә вакыт җитте. Җылытылган түтәлләрне, парникларны төзәткәләп куегыз. Ремонт эшләренә өлгерергә кирәк, март азагында беренче үсентеләрне утыртасы булыр.

Салкынга чыдам чәчәкләрне утырта башлар чак җитә. Кашкарый, василек, арыслан авызы, календула кебек чәчәкләрне утыртасы була. Аларны кышка каршы да утырталар, язын исә җир чыгуга чәчәргә була. Түтәлне пленка белән каплап торырсыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100