Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыган куагы күп итеп уңыш бирсен өчен нишләргә?

Иртә язда карлыган куакларына кайнар су сибеп, талпаннардан котылырга була.

news_top_970_100
Карлыган куагы күп итеп уңыш бирсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Карлыган куагы язын шактый иртә уяна. Шуңа күрә кар эреп бетүгә үк артык ботакларын кисеп ташлагыз. Моны согы бүленеп чыга башлаганчы эшләргә кирәк. Гадәттә, урамда 0-3 градус булганда куак ботакларының артыкларын кисеп ату хәерле. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Корыган ботакларны да, куак эченә таба үсеп торган ботакларны да алып ташлагыз.

Үсемлекне корткычларга каршы эшкәртегез.

Һава җылынгач, гөмбә авыруларына каршы эшкәртегез. Бер чиләк суда 100 грамм бакыр купоросын эретеп, куакларга сипкәләп чыгыгыз.

Кар эреп беткәнче, карлыган куагына кайнар су сибәргә була. Бу - талпаннарга каршы яхшы чара. Әгәр кайнар су белән эшкәртергә өлгермәсәгез, ботакларда бөреләр яралганын күзәтеп торыгыз. Бик зур, шар формасындагы бөреләрне шундук кисеп ташлагыз һәм яндырыгыз.

Язын карлыган куагын азотлы ашлама белән ашлау кирәк. Кар эреп бетүгә, куаклар янына мочевина гранулалары сибегез һәм туфрак белән күмеп куегыз. Бер куакка 15 грамм ашлама җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100