Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 февральгә ирләр нинди бүләк алырга тели һәм хатыннар нәрсә бирә?

Автомобиль бүләк итәргә җыенучы хатыннар да бар.

news_top_970_100
23 февральгә ирләр нинди бүләк алырга тели һәм хатыннар нәрсә бирә?

Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар гаджетлар, сәгатьләр һәм автомобиль бүләк итүләрен тели. Бу турыда Авито порталы оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.

Сораштыруда катнашкан ир-атларның 25 проценты бүләккә гаджет алыр иде. 24 процентына — автомобиль, 22 процентына — сәгать, 21 процентына — спорт инвентаре кирәк. Бүләк сертификатына ир-атларның 15 проценты, оекбаш һәм эчке киемгә 7 проценты сөенәчәк.

Быел ир-атларны котларга теләүче хатын-кызлар саны 13 процентка арткан. Хатын-кызларны сораштыру нәтиҗәләре буенча, ир-атларның 24 проценты косметик чаралар, 23 проценты бүләккә кием-салым алачак. Сорауларага җавап биргән хатын-кызларның 22 проценты акча сертфикаты бүләк итәчәк, 17 проценты исә оекбаш бирәчәк.

Хатын-кызларның 2 проценты ир-атларына автомобиль бүләк итәргә җыена, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100