Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыкларга тозны пешергәнче, кайсыларын пешеп җиткәч салалар?

Бәрәңге кыздырганда тозны пешеп җитәргә 5 минут калгач салалар.

news_top_970_100
Нинди ризыкларга тозны пешергәнче, кайсыларын пешеп җиткәч салалар?
https://pixabay.com

Ярмаларны пешерә башлаганда ук тоз салалар. Тоз ярма бөртекләренә пешәргә ярдәм итә, вакытны киметә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Камыр ризыкларын, пилмән һәм вареникларны да су кайнап чыкканчы тозларга кирәк.

Ашларга тозны пешеп җиткәндә генә, су кайнап торган килеш салалар. Плитәне сүндергәч тоз салсаң, аш артык тозлы була.

Кишер һәм кызыл чөгендерне тозсыз суда пешерәләр.

Гөмбәне пешерә башлаганда тозлыйлар, ахырда тозласаң, алар җыерылып килер.

Бәрәңге кыздырганда тозны пешеп җитәргә 5 минут калгач салалар. Шул чакта ул кетердәп торыр.

Бәрәңге боткасына тозны пешерә башлаганда ук салалар.

Итле ризыкларны кыздырыр алдыннан тозлыйлар.

Балык ризыкларын пешеп җитәргә ун минут калгач тозлыйлар. Юкса балык формасын югалтыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100