Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тырнакта шырпы кергән кебек соры сызыклар нинди куркынычны аңлата?

Холестерин микъдары зур булу кан тамырлары тыгылуга, төерләр барлыкка килүгә сәбәпче була.

news_top_970_100
Тырнакта шырпы кергән кебек соры сызыклар нинди куркынычны аңлата?
Михаил Захаров

Тырнакларда караңгы төсле сызыклар барлыкка килеп, шырпы кергән кебек күренсә, организмда җитди проблемалар булуы ихтимал. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тырнактагы соры сызыкларны кыйпылчыктай кан саву дип тә атыйлар. Америка галимнәре тикшеренүләрдән соң ачыклаганча, алар канда холестерин микъдары зур булуын аңлата. Андый сызыклар барлыкка килгән кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары булуы ихтимал.

Холестерин микъдары зур булу кан тамырлары тыгылуга, төерләр барлыкка килүгә сәбәпче була. Шулай итеп кешедә тромб хасил була, бу хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Холестеринны нормага китерү өчен юкә чәчәге, тузганак тамыры, җитен орлыгы төнәтмәләрен эчәргә була. Шулай ук чи яшелчә, җиләк-җимеш, сарымсак, корица һәм куркума ашарга кирәк. Рационда хайван майлары күләмен киметү, тәмәке тартмау, аракы эчмәү, спорт белән шөгыльләнү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100