Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар тән тиресен боза?

Табиб сөт ризыкларының зыяны турында да искәртә.

news_top_970_100
Нинди ризыклар тән тиресен боза?
https://pixabay.com

Нутрициолог Кристина Журавлева сүзләренә, шикәр һәм сөтле ризыклар тән тиресе ялкынсыну, бетчәләр һәм акне китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда табиб РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Шикәр һәм баллы ризыклар канда инсулинны, шикәр микъдарын арттыра, шуннан соң ялкынсыну һәм себум — тән тиресе мае күпләп бүлеп чыгарыла башлый. Бу бетчәләр һәм акне китереп чыгара», — ди Журавлева.

Ул сөт ризыкларының зыяны турында да искәртә. «Лактоза — сөт шикәре сөтле һәм әчегән сөтле ризыкларда була, ул дисахаридлар төркеменә керә. Нәкъ менә ул сөткә баллы тәм бирә. Лактоза кешенең шартлы-патоген флорасын „ашата“, бу исә тән тиресе белән проблемалар, кандидоз һәм башка чирләр китереп чыгара», — ди табиб.

«Сөтле ризыклар инсулинсыман үсеш факторы китереп чыгара, шуннан соң тестостерон, аннары инсулин арта, бу исә дигидротестостерон артуны китереп чыгара. Шул сәбәпле тән тиресе һәм чәчләр белән проблема килеп чыга. Тән тиресе белән төрле проблемалар, акне, кандидоз, атопик дерматит, күкәйлекләрдә поликистоз синдромы булган кешеләргә сөт ризыклары ашарга ярамый», — ди Журавлева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100