Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корыган бархатцы чәчәкләрен ничек файдаланырга?

Бархатцы ботакларын мульча итеп кулланырга була.

news_top_970_100
Корыган бархатцы чәчәкләрен ничек файдаланырга?
https://pixabay.com

Көз көне корып беткән бархатцы чәчәкләрен ташларга ашыкмагыз. Аны туфракка ашлама итеп кулланырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар. 

Бархатцы ботакларын тамыры белән бергә тартып алыгыз, түтәлләрен казып куегыз.

Корыган ботакларны бакча җиләге арасына мульча итеп салырга була. Чәчәкләрен һәм тамырларын кисеп ташлагыз да, ботакларын җиләк түтәленә җәегез.

Корыган бархатцы чәчәкләрен исә җиләк тамыры янына туфракка өскәрәк кенә күмеп куегыз. Болай эшләсәң, җиләк янына корткычлар килмәс.

Быел бархатцы үскән түтәлгә киләсе елга кыяр, кишер, чөгендер утырту яхшы була. Кыш көне бархатцылар яхшылап череп бетә һәм язга ашламага әверелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100