news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмагач янына нәрсәләр утыртырга ярамый?

Алмагч янына чия, пихта, абрикос утыртмау хәерле.

news_top
Алмагач янына нәрсәләр утыртырга ярамый?
https://pixabay.com

Алмагач янына кайсыбер агачларны утыртсаң, аның уңышы начарлана. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алмагач янына абрикос утыртсаң, аның тамырлары «күршеләргә» начар йогынты ясый торган куркыныч кушылмалар бүлеп чыгара. Алмагач белән абрикоска бертөрле корткычлар ияләшә.

Чия бик тиз үсә һәм аның тамырлары көчле була. Чия алмагачтан файдалы матдәләрне алып бетерә.

Миләш янында үскән алмагачның алмалары кортлы була. Миләш корткычы алмаларны «ярата».

Янына пихта утыртсаң, алмагач янындагы туфрак әче була, пихта сумалалар да бүлеп чыгара. Шуннан соң алмагачның уңышы кими, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар