Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виноград тышындагы ак элпә зыянлымы?

Ак элпә - табигый саклагыч ул, виноградның кайбер сортлары үзеннән-үзе балавыз бүлеп чыгара һәм шул матдә элпә булып ята.

news_top_970_100
Виноград тышындагы ак элпә зыянлымы?
https://pixabay.com

Виноград җимешләре тышы ак элпә белән капланган булырга мөмкин. Күпләр аны химикатлар, гөмбә авырулары яки башка куркыныч дип уйлый. Роскачество белгечләре ул хакта аңлатма бирә. Киңәшләр сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Кабыгы ак элпә белән капланган виноградны алырга курыкмагыз. Бу — табигый саклагыч — балавыз катламы. Мондый элпә виноградның кайсыбер аерым сортларында була. Ак элпә булса, виноградны бер савыттан икенчесенә кабат-кабат күчермәгәннәр, озак сакламаганнар дигән сүз. Бу — үзенә күрә бер сыйфат билгесе.

Виноградны да, башка яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне төрле химикатлар кулланып үстерәләр. Корткычларны бетерү өчен агулар да, ашламалар да файдаланалар. Технологияләрне истә тотып кулланганда, бу химикатлар тулысынча таркалып бетә, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булмый.

Гөмбә һәм күгәрек, черек авырулары булмасын өчен, виноградны күкерт диоксиды белән эшкәртәләр. Дөрес кулланганда, аның зыяны булмый. Кибет киштәсенә килеп җиткәнче, җиләк-җимешкә сыйфат турында сертификат алалар, әгәр начар булса — аңа мондый белешмә бирелми.

Ак элпәсе булган виноградны ашар алдыннан гына юарга кирәк, юылган виноградны озак сакларга ярамый. Чөнки табигый саклавыч беткәч, җимешләр тиз бозыла.

Әгәр барлык кагыйдәләр дә үтәлсә, виноградны сигез атнага кадәр саклап була. Өйдә аны суыткычта саклау хәерле, виноград янында исле ризыклар тотмагыз, ул башка исләрне үзенә яхшы сеңдерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100