Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкы аяк киемен дөрес итеп ничек сайларга?

Кышкы аяк киеме сайлаганда күненә дә, йонына да, замогына да игътибар итәргә кирәк.

news_top_970_100
Кышкы аяк киемен дөрес итеп ничек сайларга?
Солтан Исхаков

Сыйфатлы кышкы аяк киеме сайлау өчен киңәшләр АиФ сайтында чыкты.

Беренче чиратта, аяк киеменең материалына игътибар итегез. Табигый күннән эшләгәнен алу хәерлерәк. Аяк киеме махсуслаштырылган кибеттән алыгыз, базардан алмаска тырышыгыз.

Кышкы аяк киеменең йонына да карагыз. Ул да табигый булсын. Әгәр йон төкле нигездә булса, ул табигый була, әгәр нигезе тукыма булса, йон ясалма дигән сүз. Ясалма йон ялтырап тора, табигый йон исә тоныграк төсле була.

Шулай ук аяк киеме табаны, үкчәсе һәм замогы да игътибарга лаек. Стандарт буенча, кышкы аяк киеме табаны калынлыгы 1 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Табан өчен иң кулай материал - полиуретан, резина, поливинилхлорид, алар су үткәрми.

Кышкы аяк киеме каблугы киң булса, яхшы. Ул нык һәм ышанычлы булсын, пластмассадан эшләнгән үкчәлене алмау хәерле. 

Аяк кименең замогы аска кадәр төшеп җитми торган булса, яхшы. Аның эчке ягында клапаны да булу хәерле.

Кышкы аяк киемен 1-2 үлчәмгә зурракны алыгыз, кысан аяк киемендә аяклар бик тиз туңа. 

Яхшы аяк киеме арзанлы булмый. Әгәр җитештерүче гарантия дә бирсә, бу яхшы әйбер дигән сүз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100