Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка ашаудан бөтенләй баш тартсаң ни була?

Йомырканы күп итеп ашау атеросклероз авыруы барлыкка килү куркынычын арттыра.

news_top_970_100
Йомырка ашаудан бөтенләй баш тартсаң ни була?
Владимир Васильев

Кеше бөтенләй йомырка ашаудан баш тартса, организмга фолий кислотасы, фосфор, селен, кальций һәм цинк керми башлый. Әлеге матдәләр булсын өчен сөт ризыклары, яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм кузаклыларны ашарга кирәк. Бу турыда «Лента.ру» яза.

Белгечләр сүзләренчә, кеше йомырка ашаудан баш тартса, ачлык хисе ешрак була. Чөнки йомырка аксымга бай, аксым кешегә озак вакытка туену хисе бирә.

Йомырка ашамаучыларга ябыгу да кыен була. Йомырка ашамаган очракта, тофу яки соя ашарга кирәк.

Йомырканың тискәре йогынтысы да бар. Аны артык ашау канда холестерин күләмен арттыра, икенче типтагы шикәр авыруы барлыкка килә. Бер зур йомыркада 186 миллиграмм холестерин бар, ул тәүлеклек норманың 62 процентын тәшкил итә.

Көненә өч һәм аннан да күбрәк йомырка ашаучы кешеләрнең «яхшы» холестерины күләме арта. Йомырка ашау атеросклероз барлыкка килү куркынычын арттыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100