news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кәтлит пешергәндә ит фаршына аш содасы кушалар?

Аш содасын шашлык ясаганда кулланырга мөмкин.

news_top
Ни өчен кәтлит пешергәндә ит фаршына аш содасы кушалар?
https://pixabay.com

Аш содасын, өстәмә буларак, бик күп төрле ризыкка кушарга мөмкин. Ит һәм балык ризыкларына, шул исәптән кәтлиткә дә аш содасы өстәргә ярый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ит йомшаграк һәм тәмлерәк булсын өчен, кәтлит фаршына аш содасы салалар. Аш содасы - натрий гидрокарбонаты - су белән реакциягә керә һәм углекислота барлыкка килә. Натрий фарш эчендә сыеклыкны тотып тора, шуңа күрә итнең өсте корырак була.

Аш содасына шашлыкка да салырга ярый.

1 литр суга 1 чәй кашыгы сода салырга кирәк. Шушы эремәнең бер өлешен ит фаршына кушарга һәм яхшылап болгатырга.

Әгәр ит кисәкләрен пешерергә кирәк булса, шушы эремә белән һәр кисәкне аерым-аерым ышкып чыгарга. Аннары итне яки фаршны 1,5-2 сәгатькә суыткычка куеп торырга, шуннан соң пешерергә. Пешерер алдыннан 5-10 минут алдан тәменчә тоз һәм борыч салырга.

Натрий гидрокабонаты ит тукымаларындагы кислотаны бетерә, ит тәмлерәк була. Шулай ук сода исләрне дә бетерә.

Ләкин аш содасы кулланганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

  • Фрикадельки, пилмән, тутырылган борыч ясаганда сода салырга ярамый. Сода бу очракта тәмне боза.
  • Аш содасын сөткә кушу катгый тыела. Бу очракта ризык тәме тәгаен бозыла.
  • Аш содасы кушар алдыннан, ит күзәнәкләренә кислород тулсын өчен, фаршны яхшылап болгатырга.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар