news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен машинада бер кап аш содасы йөртергә киңәш ителә?

Хуҗабикәләрнең күбесе аш содасын куллану ысулларының барысын да белеп бетермидер.

news_top
Ни өчен машинада бер кап аш содасы йөртергә киңәш ителә?
https://pixabay.com/

Бу матдәне камыр ризыклары пешергәндә генә түгел, төрле өслекләрне чистарту өчен дә файдаланып була. «Челнинские известия» сайты шул хакта хәбәр итте.

Автомобильчеләр дә аш содасын еш файдалана. Салондагы пластикта тырналган урыннарны суда эретелгән сода ярдәмендә бераз тигезләп була. Моның өчен содага бераз су кушарга һәм тырналган эзне ышкырга кирәк.

Тәгәрмәч шиналарын чистарту өчен дә сода кулланалар. Шина чистарту өчен сода белән суны 1:1 исәбеннән кушып, эремә ясарга кирәк.

Сода тукыма һәм тиредән ясалган материалларны яхшы чистарта. Салонда хайваннардан калган исне, ризык һәм түгелгән эчемлекләрнең исен сода ярдәмендә бетереп була, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар