Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медицина маскасы булмаса, вируслардан ничек сакланырга?

Күзләрне дә сакларга онытмагыз.

news_top_970_100
Медицина маскасы булмаса, вируслардан ничек сакланырга?
https://pixabay.com/

Гадәттә, вируслардан саклану өчен дүрт катлы медицина маскасы кияргә киңәш ителә. Шулай ук күзләрне саклау һәм кулларны еш юу хәерле. Бу турыда Вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау үзәге директоры, иммунолог-инфекционист Георгий Викулов Спутник радиосына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, әгәр кул астында гына медицина маскасы булмаса, аны үзеңә ясарга да була.

«Кырыеңда бер тапкыр куллана торган маска булмаган очракта, бинттан вакытлыча маска ясап торырга мөмкин. Әгәр башка чаралар булмаса, якындагы кешеләр йөткерсә, төчкерсә, шарф белән капланырга була», — дип сөйләгән ул.

Мондый саклану чараларын ике сәгатьтән артык кулланырга ярамый. Маскага антисептик сиптерергә дигән киңәшне табиб кире какты. Аның сүзләренчә, инфекция таралмас өчен механик барьер булырга тиеш.

Лайлалы тышча аша авыру йоктыру ихтималын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә күзләрне дә саклау хәерле. Моның өчен махсус медицина күзлеге кияргә кирәк. Кояштан саклый торган кара күзлекләр дә бераз ярдәм итәргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100