Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кулны югач, антисептик сибәргә ярамый?

Сабын белән антисептикны бергә кулланганда тиренең липид катламы юылып төшә башлый.

news_top_970_100
Ни өчен кулны югач, антисептик сибәргә ярамый?
Михаил Захаров

Кулны юганнан соң антисептик сөртүнең сәламәтлек өчен зарарлы булуы ихтимал. Бу турыда медицина фәннәре докторы Ольга Ершовага сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

Куллар гигиенасының максаты — кулны стериль итү түгел, артык пычракны бетерү, микробларны кешегә куркыныч булмаган санга кадәр киметү, ди табиб.

Хәзер куллар чисталыгына зур игътибар бирелә. Табиблар да кулын тәүлегенә 50ләп тапкыр эшкәртә. Ләкин табибларга бу кирәк, алар өчен аерым кагыйдәләр бар. Пандемия чорында антисептикларны гади кешеләр дә гаять күп куллана башлады. Башта сабын белән юалар, аннары антисептик сөртәләр. Ершова искәрткәнчә, мондый процедураны бик еш башкаручы медицина хезмәткәрләренең тән тиресендә дерматит барлыкка килеп, аларны эштән читләштергән очраклар да була.

Сабын белән антисептикны бергә кулланганда тиренең липид катламына агрессив йогынты барлыкка килә, су бу катламны юып төшерә. Шуңа күрә кулын сабын белән юып, антисептик сиптергән кешеләр яндырган кебек хис тоя. Мондый януга түзәрлек хәл калмагач, кешеләр антисептик куллануны туктата, сабын белән генә юына башлыйлар. Ләкин липид катламы барыбер юылып төшүен дәвам итә.

Эксперт процедураларны бүлеп башкарырга киңәш итә. Кулны юарга кирәк булганда, антисептик кулланмагыз. Көн уртасында, яки шикле өслекләргә орынган вакытта, антисептик белән генә дезинфекция ясагыз. Антисептик составында спирт кына түгел, дымландыра торган матдәләр дә булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100