Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Холестеринны даруларсыз ничек киметергә?

Белгеч сүзләренчә, беренче чиратта алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Шулай ук көндәлек физик активлыкны арттырырга кирәк.

news_top_970_100
Холестеринны даруларсыз ничек киметергә?
pixabay.com/ru

Төркия табибы Эндер Сарач Sozcu басмасына интервьюда дарулардан башка гына кандагы начар холестерин дәрәҗәсен киметү ысулларын атады. Бу хакта РИА Новости яза.

Эксперт искәрткәнчә, пандемия вакытында кешеләр азрак хәрәкәтләнә һәм начаррак туклана башлаган. Бу әлеге күрсәткечнең шактый үсешенә ярдәм иткән.

Белгеч сүзләренчә, беренче чиратта алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Шулай ук көндәлек физик активлыкны арттырырга кирәк.

Табиб билгеләп үткәнчә, кандагы начар холестеринның кимүенә авокадо, виноград төше, чәй, чикләвек һәм балык ярдәм итә ала. Шулай ук рационга соя борчагы, цитрусларны өстәргә тәкъдим ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100