Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк атсын өчен, яран гөлне көз көне ничек кисәргә?

Гөлләрне кискәндә, пычакны дезинфекцияләгез, ботакларының киселгән урыннарын корица яки агач күмере белән эшкәртегез.

news_top_970_100
Чәчәк атсын өчен, яран гөлне көз көне ничек кисәргә?
Pixabay.com

Яран гөл матур иттереп чәчәк атсын өчен, аны декабрь азагына кадәр кисәргә була. Иң мөһиме гөлнең өчтән береннән артык өлешен кисә күрмәгез. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Декабрьгә кадәр кисеп бетерегез, аннары гөл кыш көне көч җыя торсын, ял итсен. Бик күп киссәң, яран гөлгә стресс була, ул соңрак чәчәк ата. Вакытында кискән очракта, яран гөл зур һәм матур чәчәкләр атып утырачак.

Әгәр яран гөл ботаклары бик озын һәм кәкре булып үсеп торса, аларны бөрьюлы кисеп атыгыз, сабакларын 10 см чамасы гына калдырыгыз.

Кискәннән соң, яран гөл ботакларын күмер белән буяп куегыз.

Җәй көнне яран гөлнең өске ботакларын бераз чеметкәләп алырга була, шуннан соң матур итеп форма барлыкка килер.

Көз көне яранны кискәннән соң, киселгән урыннар карала башламасын — күзәтеп торыгыз. Әгәр каралса, кабат кисегез.

Гөлләрне кискәндә, пычакны дезинфекцияләргә онытмагыз. Киселгән урыннарны исә корица яки агач күмере белән эшкәртегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100