Бик куркыныч кайнатма нинди? | intertat.tatar

Бик куркыныч кайнатма нинди?

Хуҗабикә җиләкләрне пешерер алдыннан яхшылап юмаган булса, туфракта яши торган һәм ботулотоксин (нерв системасына җитди зыян китерә торган агу) бүлеп чыгара торган бактерияләр банкага эләгә.

Җәй-көз айларында күпләр кышка консервалар ясый. Табиб иң куркыныч кайнатманы атады. Тәмле әйбер сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен, аны дөрес итеп әзерләргә һәм сакларга кирәк, ди табиб-диетолог Елена Соломатина. Бу турыда ул «Спутник» радиосына интервьюда сөйли.

«Иң тиз бозыла торган кайнатма — „бишминутлык“. Ул бик аз термик эшкәртелә. Аны тиз ашап бетерү хәерле, озак сакларга ярамый», — ди белгеч.

Мондый кайнатманың гомерен озынайту өчен шикәр кушарга кирәк. Шикәр күбрәк булган саен, десерт озаграк саклана. Ризыкның саклану вакыты дымлылыкка да бәйле. Дым күбрәк булган саен, ул тизрәк бозыла.

«Бишминутлык» яратсагыз, кайнатманы яхшылап кайнатыгыз, пластмасса түгел, тимер капкач белән каплагыз. Андый банканы салкын урында — суыткычта яки базда тотарга кирәк.

Гадәти кайнатманы 30 минуттан артык утта тоталар. Мондый банкалар берничә ел саклана. Ләкин десертны бер ел эчендә ашап бетерү хәерле.

Кайнатмада күгәрек күрсәгез, хәтта ул кечкенә генә тап булса да, банканы тулысынча ташларга кирәк.

«Анда афлатоксин (күгәрек гөмбәсе бүлеп чыгара торган агулы матдә) була, аны термик эшкәртү ысулы белән генә бетереп булмый. Күгәрек — айсбергның өсте генә, гөмбәчек споралары бөтен ризыкка таралган була инде. Алар организмга керсә, иммун системага йөкләмә килә, бавыр зыян күрә. Кеше агуланырга мөмкин», — ди табиб.

Банка капкачы күперсә, кайнатма ашап үлү куркынычы яный. Хуҗабикә җиләкләрне пешерер алдыннан яхшылап юмаган булса, туфракта яши торган һәм ботулотоксин (нерв системасына җитди зыян китерә торган агу) бүлеп чыгара торган бактерияләр банкага эләгә. Аннары банканы герметик итеп ябалар, бактерияләр яшәү өчен яхшы тирәлек барлыкка килә. Мондый кайнатма бик нык агулану китереп чыгара, кеше үләргә мөмкин, дип яза «Доктор Питер».