Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теплицада гөмбәчекләр үрчемәсен өчен, сентябрьдә туфракны ничек эшкәртергә?

Бу вакытта гөмбәчекләр аеруча актив була.

news_top_970_100
Теплицада гөмбәчекләр үрчемәсен өчен, сентябрьдә туфракны ничек эшкәртергә?
Салават Камалетдинов

Көзен уңышны җыеп алгач, теплицадагы туфракны эшкәртергә кирәк. Теплицада төрле гөмбәчекләр һәм бактерияләр үрчү сәбәпле, туфрак махсус чаралар таләп итә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Башта теплица конструкциясен яхшылап юыгыз, суга сода кушсаң хәерлерәк.

Аннары туфракны сәламәтләндерергә кирәк. Гөмбәчекләр, бактерияләр, фитофтора, булачак уңышка зыян китерә торган микроорганизмнар туфракта бик озак яши ала. Моны булдырмау өчен, теплицаны бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк.

Гөмбәчек споралары көзен аеруча актив була, шуңа күрә бу эшләрне сентябрьдә башкару хәерле.

Эремә өчен 150 г бакыр купоросы порошогын ике литр җылы суда эретегез. Аннары тагын ун литр су кушып, яхшылап болгатыгыз.

Барлыкка килгән 12 литр эремә белән 4 квадрат метр мәйданны эшкәртеп була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100