Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер сабакларының нинди файдасы бар?

Яшел сабакларда А витамины күп була.

news_top_970_100
Кишер сабакларының нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Кишер сабакларын ташларга ашыкмагыз, аның файдасы да бар. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Кишер сабагы кишернең үзеннән дә файдалырак, ди оста бакчачылар. Аннан төнәтмә ясарга кирәк. Шушы сыеклыкта витаминнар бик күп була.

Кишер сабагы төнәтмәсе күзләргә файдалы. Чөнки анда А витамины күп була. Бер стакан кайнар суга 1 аш кашыгы кишер сабагы салырга. Аннары 10-15 минут төнәтергә һәм эчәргә кирәк. Тәмлерәк булсын өчен көн саен җиләкләр, карлыган салып эчәргә киңәш ителә.

Сабакларны ризык әзерләгәндә дә кулланырга мөмкин. Аны бәрәңге кыздырганда, төрле ашлар пешергәндә, салатларга салырга була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100