news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эндокринолог балаларның симерү сәбәпләрен атады

Эндокринолог балаларның симерү сәбәпләрен атады

news_top
Эндокринолог балаларның симерү сәбәпләрен атады
Ульяновск өлкәсе буенча штаттан тыш баш балалар эндокринологы Светлана Усанова балаларның симерүен ил буенча актуаль мәсьәлә дип атады. Бу проблема дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү белән бәйле, дип яза РИА Новости. 

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 2018 елда Россиядә симерүдән интегүче 338,5 меңнән артык бала теркәлгән. Бигрәк тә Ульяновск, Орел һәм Рязань өлкәләрендә балаларның симерү очраклары еш күзәтелә. 

Табиб фикеренчә, балаларда артык авырлык беренче чиратта дөрес тукланмау һәм режимсыз ашау белән бәйле. Шулай ук балалар рационында ярымфабрикатларның, фаст-фудның һәм газлы суларның күп булуы да симерүгә сәбәп була. 

"Тагын бер сәбәп - гиподинамия, ягъни аз хәрәкәтләнү, физик активлык булмау. Балалар буш вакытларын компьютерда яки планшетта уйнап, телевизор карап уздыруны кулайрак күрә, саф һавада аз вакыт уздыралар", - диде Светлана Усанова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар