Миңгәр сабан туе быел түләүле булачак дигән сүз дөресме?

Миңгәр сабан туе быел түләүле булачак дигән сүз дөресме?

Быел Саба районының Миңгәр авылы сабан туен тамаша кылу өчен билет алырга кирәк булачак. Бу хакта үзенең “Инстаграм”ында шоумен Газинур Фәйзуллин хәбәр итте.

  • Миңгәр сабан туе Татарстанның иң зур сабан туе.

“Барыгызны да 23 июньдә Миңгәр сабантуена – көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм дөньяның 35 иленнән килгән атлетлар тамашасына чакырып калабыз. Спортчыларны Олимпия Чемпионнары Александр Карелин белән Мурат Карданов котлаячак. Уникаль сабантуй кунакларын баггида, квадроциклларда узыш, триатлон, теләсә ничә яшьлек кунаклар күңеленә хуш килерлек уеннар көтә. Сабантуйда халык уеннары, спорт ярышлары һәм концертлардан торган 7 мәйданчык эшләячәк. Мәскәү ди-джейлары һәм фантастик лазер пиротехника шоуы да булачак. Миңгәр сабантуенда халык йолалары, татар мәдәнияте һәм заманча иҗат, экстремаль шоу барысы бергә үрелеп барачак. Биредә дуслык һәм уртак шатлык хөкем сөрә.

Бвелгы сабантуйның яңалыгы шунда – анда Евровидение финалисты Динә Гарипова һәм Чыңгызган немец төркеме чыгыш ясаячак.

Сабантуй кичке 4тә башлана.

Билет бәясе – 100 сум.

Барлык җыелган акча хәйриягә тотылачак”, - дип язган Газинур Фәйзуллин.

Инстачылар Газинурдан билетны каян аласын да сорый. Газинур аларга: “Сабантуйга кергәндә алырга буладыр һәм кулыгызга браслет тагылачак”, - дип җавап биргән.