Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кондиционер нинди авырулар китереп чыгара?

Кондиционерны чистартып һәм дезинфекцияләп торырга да кирәк.

news_top_970_100
Кондиционер нинди авырулар китереп чыгара?
https://pixabay.com

Кондиционерны дөрес кулланмасаң, авырып китәргә була. Бу турыда табиб-эпидемиолог Дарья Тихоновага сылтама белән РИА Новости язды.

Шулай ук кондиционерны чистартып һәм дезинфекцияләп торырга да кирәк.

Гел кондиционер белән утырган очракта, ангина, аллергия булуы ихтимал. Шулай ук хроник фарингит, ринит һәм конъюнктивит та кискенләшергә мөмкин.

Тихонова кондиционер эшләп торган бүлмәдә көн буе утырмаска, температураны 18 градустан да түбәнрәк итмәскә киңәш бирә. Гомумән, урамдагы һәм бүлмәдәге температуралар аермасы 10 градустан артмаска тиеш. Фатирда оптималь температура режимы 21-23 градус җылы тәшкил итә.

Табиб һаваны зарарсызландыру өчен бактерицидлы нурландыргычлар куярга да киңәш итә.

Терапевт Татьяна Романенко кондиционерның фильтрын чистартып тору кирәклеген искәртә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Кондиционер эченә бактерияләр җыелырга мөмкин, дымлы тирәлектә күгәрек, гөмбәчек споралары үрчеп ятуы да ихтимал. Болар барысы да сулыш органнарында авырулар — хламидия, микоплазма, гөмбәчек инфекциясе дип китереп чыгару куркынычы бар», — дип кисәтә табиб.

Кондиционер һаваны киптерә, шуннан соң тамак кычыта, төчкертә һәм йөткертә башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100