Эсседә сыерларны ничек карарга: ун киңәш | intertat.tatar

Эсседә сыерларны ничек карарга: ун киңәш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мал асраучыларга мөрәҗәгать итте.

Татарстанда шактый эссе һава торышы урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның төп кагыйдәләрен әзерләде.

1.Хайваннарны эчерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Нәкъ менә су сыерга суынырга һәм азыкны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Чиста һәм салкынча су гел аларның алдында торырга тиеш, бигрәк тә сыерны сауганнан соң.

Эсселек 27 градуска якын булганда сыерларның суга ихтыяҗы ике тапкыр арта, димәк, көнгә 120 литр су урынына хайван 200 литр һәм аннан күбрәк эчә.

2.Су эчергечләрне даими юып торырга һәм аларны сыерларны җәлеп итәрлек урынга урнаштырырга кирәк.

3.Су савытларын күләгә урынга куярга кирәк. Автомат эчергечләр дә куярга була, мәсәлән, суның кимү дәрәҗәсен белеп тору өчен кыйммәтле булмаган системалар урнаштырырга мөмкин.

4.Хайваннарның туклануын контрольдә тоту бик мөһим, чөнки һава температурасы югары булганда сыерларның продуктивлыгын киметмәс өчен терлек азыгы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Сөт бирү кимемәсен өчен рациондагы барлык туклыклы матдәләр тиешенчә сакланып калырга тиеш.

Рационда минераль азык һәм терлек тозы өлешен 10 процентка арттырырга мөмкин, чөнки эсселек тир бүленеп чыгуга һәм электролитлар балансының бозылуына китерә. Шулай ук организмдагы окисьләшү процессларын киметү өчен рационга антиоксидантлар (органик селен, Е, С витаминнары һәм каротиноидлар) кертергә кирәк.

5.Организмда җылылык туплануны киметү өчен азыкның күп өлешен тәүлекнең салкынрак вакытында бирергә кирәк. Мәсәлән, иртән дүрттән алтыга кадәр арада һәм кичен — тугыздан унбергә кадәр.

6.Салкынча һәм яңа әзерләнгән азык күбрәк ашала.

7.Көн уртасында терлекләр туры кояш нурлары астында булмасын өчен , сыерлар тора торган киртәле абзарлар өстен күләгә ясарлык пәрдә-өслекләр белән капларга киңәш ителә.

8.Хайваннардан җылылык бүленеп чыгуны җайга салу өчен берничә җилләткеч кулланырга мөмкин, әмма бу ысулны түбән дымлылык шартларында гына кулланырга була.

Мәсәлән, 1,2-1,5 м диаметрлы акрын эшләүче җилләткечләрне азык салынган һәм терлекләр ята торган рәтләргә параллель итеп, шулай ук саву залы каршындагы көтеп тору зонасында 2,7 м биеклектә һәм 10-15 авышлыкта урнаштырырга тәкъдим ителә. Һаваның 1,3 м/с тизлек белән мәҗбүри хәрәкәтен тәэмин итү бинада һава температурасын 3,3 С градуска төшерергә ярдәм итә, ә 2,5 м/с тизлектә — 5,6 градуска.

9.Шулай ук капкаларны, ишекләрне, ян-як диварларны ачарга кирәк, әгәр мөмкин булса, түбәдәге вентиляция тишекләрен һәм өстәмә вентиляция өчен ясалган фронтоннардагы перфорацияле пластиналарны ачарга кирәк.

10.Әгәр кирәк булмаса, мондый эсседә хайваннарны тегендә-монда куып йөртмәскә кирәк.