Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге кыздырганда нишләргә ярамый?

Бәрәңгене төнгә суга калдырсаң, крахмалы чыгып бетә һәм тәмлерәк булып пешә.

news_top_970_100
Бәрәңге кыздырганда нишләргә ярамый?
https://pixabay.com

Бәрәңгене дөрес итеп кыздыру турында киңәшләр сайтында яздылар. 

Кыздырырга дип алынган бәрәңге шома, бер сортлы, каты һәм бер үлчәмдәрәк булырга тиеш. Шул очракта алар барысы да тигез кызар.

Әрчелгән бәрәңгене суда чылатып, артык крахмалын чыгарыгыз. Төнгә суга салып калдырырга да була, кимендә ике сәгать суда тоту кирәк. Вакыт булмаса, туралган бәрәңгене салкын су белән юыгыз, аннары кәгазь тастымал белән корытыгыз.

Туралган бәрәңге кисәкләренең үлчәме һәм формасы әһәмиятле түгел. Алар барысы да бер төрле калынлыкта гына булсын. Калынрак булган саен, пешү вакыты да арта.

Бәрәңгене чуен табада үсемлек маенда кыздыру яхшырак. Табаның төбе калын булырга тиеш. 

Аны бер катлам итеп тезеп, кызган май өстенә салсаң, яхшырак кетердәп торыр.

Асты кызмаган килеш бәрәңгене әйләндерергә ярамый. Юкса ул әйбәтләп кызмый. 

Тозны азактан гына сибәргә кирәк. Юкса аның дымы чыгып бетеп, тәме дә, матурлыгы да бозылыр, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100