Быел Татарстанда Сабан туйлары кайчан була?

2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабан туе 16-17 июньдә булачак.

Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә булачак, дип хәбәр итте "Татар-информ".