Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыруларга каршы тору өчен нинди тәмләткечләр кулланырга?

Түбәндәге тәмләткечләр бактерияләргә каршы тора һәм аларда күп төрле файдалы микроэлементлар бар.

news_top_970_100
Авыруларга каршы тору өчен нинди тәмләткечләр кулланырга?
pixabay.com/ru

Фитотерапевт, УЗИ табибы Иркә Кузьмичева гап-гади тәмләткечләрнең ничек итеп язгы депрессияне җиңәргә һәм салкын тиюләрдән сакланырга булышуы хакында сөйләде. Бу турыда «АиФ-Казань» газетасы яза.

Түбәндәге тәмләткечләрне бактерияләргә каршы тору сыйфатлары һәм составларында күп төрле файдалы микроэлементлар булу берләштерә. Алар табигый антиоксидантлар булып та саналалар.

Сарымсак. Сарымсак паразитларга каршы яхшы көрәшә. Аның составында организмның көчлерәк эшләвен тәэмин итүче витаминнар бар. Шулай ук сарымсак эчәк авыруларын дәвалый, начар флорадан котылырга, яраларны тизрәк төзәтергә һәм гемоглобинны күтәрергә ярдәм итә.

Укроп орлыгы, фенхель. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч күбүне, кечкенә балаларда еш очрый торган газлар җыелу проблемасын хәл итәргә булыша. Бик яхшы эстроген.

Саз аиры тамыры. Гепатит, гастрит кебек ашказаны авырулары вакытында, эч күпкәндә кулланырга киңәш ителә. Саз аиры тамыры ютәлне җиңеләйтергә дә ярдәм итә. Ваклап, икенче ашларга һәм чәйгә өстәсәң, үзенчәлекле тәм бирә.

Дарчин (корица). Кеше организмындагы холестерин һәм шикәрне, варикоз барлыкка килү куркынычын киметә. Табигый консервант буларак та кулланыла. (тәүлеклек доза 0,5-2 чәй калагыннан артмаска тиеш)

Куркума. Көчле антиоксидант, нейрон күзәнәкләрен торгыза, хәтерне һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша.

Куркуманы кузаклылар һәм кәбестә салатларына салып ашау файдалы.

Имбир. Имбир организмны эчтән «җылыту» өчен кулланыла. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелгәндә, блендер белән вакланган имбир, лимон һәм бал катнашмасы кабып кую авыруга көчәеп китәргә ирек бирми.

Кардамон. Тәмләткечләр «патшасы» организмнан артык тозларны, сыеклыкны һәм начар матдәләрне чыгарырга булыша. Кардамонны артык авырлык белән көрәшкәндә туклану рационына куркмыйча кертергә була. Ул кәефне дә күтәрә.

Ничек кулланырга?

Әлеге тәмләткечләрне салатларга һәм кайнар ашларга өстәргә мөмкин. Ләкин берьюлы 2-3тән артык тәмләткеч кулланырга ярамый. Аларны үсемлек маенда төнәтеп тә рационга кертергә мөмкин. Ләкин һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк. Ризыкны тәмләндерү һәм организмны витаминнарга баету өчен бер чеметем тәмләткеч салу җитә. Артыгы файдага түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100