Бу атнада ничә көн ял итәбез?

Бу эш атнасы кыска булачак. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял итәбез.

23, 24 һәм 25 февральдә ял көн булачак. Канун буенча, 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Әлеге хәбәрне Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте таратты.