Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмә гөлләре төбенә лавр яфрагын ник салалар?

Бу ашламаны 1 айга бер тапкыр гына сибәргә ярый.

news_top_970_100
Бүлмә гөлләре төбенә лавр яфрагын ник салалар?
https://pixabay.com

Бүлмә гөлләре яшеллектә утырсын, матур иттереп чәчәк атсын өчен, аларның төбенә лавр яфрагы салырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Лавр яфрагының антисептик һәм антибактериаль үзлекләре бар. Шудай ук ул В, А һәм С витаминнарына, калий, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий, цинк матдәләренә дә бай. Лавр яфрагында аш серкәсе һәм кырмыска кислотасы да була. Алар үсемлекләрне үсәргә стимуллаштыра. 

Моның өчен 4 лавр яфрагын 1 литр җылы суга салыгыз, температурасы 70 градус чамасы булсын. 3-4 сәгать төнәтегез. Бу төнәтмәне яфракларга сиптерергә дә, гөл төбенә салырга да була. 

Лавр яфрагы белән ашламаны 1 айга бер тапкыр гына сибәргә ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100