Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танышулар сайтында алдакчыларны ничек танырга?

Гадәттә, алдакчыларның сәхифәсе идеаль була, ди белгеч.

news_top_970_100
Танышулар сайтында алдакчыларны ничек танырга?
https://pixabay.com

Танышулар сайтында алдакчылар башта корбанының ышанычын яулый, аннары начар эшләренә керешә. Сайтларда ялганның популяр ысуллары турында психолог Андрей Полянский «Прайм» агентлыгына сөйләгән. 

«Алдакчылар гадәттә бер схема буенча эшли. Аларның кисәк кенә үзләре яки туганнары „авырып китә“, имеш, аларга дәвалану өчен акча җитми. Әгәр сез гашыйк булсагыз, инде шактый аралашсагыз, әлбәттә, сездә кызгану хисе туа», — ди белгеч.

Әгәр танышыгыз бай кеше булып кыланса да, ул сезнең белән акча проблемалары турында сөйләшә башларга мөмкин. Бу очракта имеш аның «хисапларын блокировкалаганнар», «банк белән проблема чыккан», «яңа проект өчен акча кирәк». Алдакчы сезнең янга килер иде, тик «юлга акчасы юк», ул шуны түләп торырга сорый, әлбәттә, «акчаны әҗәткә ала, кире кайтару шарты белән».

Мондый әйберләр ишеткәч, һичшиксез, шикләнергә кирәк. «Акча аз», дисәгез, ул үзе үк качар, ди Полянский.

Алдакчылар корбанын шантажларга да мөмкин. Аларның шәхси фотоларны тарату белән куркытуы ихтимал. Шуңа күрә интернет-танышларыгызга мәгълүмат бирергә ашыкмагыз. Гадәттә, алдакчыларны сәхифәсе идеаль була, бу исә игътибарлырак булырга кирәк дигән сүз, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100