Тамак авыртуын дәвалаганда иң еш җибәрелә торган хаталар

Дөрес дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тамак авыртуын дәвалаганда еш җибәрелгән хаталар турында «АиФ» басмасына оториноларинголог Владимир Зайцев сөйләгән.

Ингаляцияләр

Тамак авыртуның беренче билгеләре сизелүгә үк күпләр ингаляция ясау белән мавыга. Алар төрле була — пар, ультратавыш ингалицияләре. Шулай ук халык медицинасы чаралары да бар, мәсәлән, бәрәңге парын сулау. Бигрәк тә пар ингаляцияләрен ясамау хәерлерәк. Тамак шешкәндә пар ингаляцияләрен ясарга ярамый. Моның аркасында тын кысыла, ә тамак шешкән булса мондый өзлегү куркынычы бермә-бер арта. Тын кысылу билгеләрен ачыклау җиңел — тын алу авырлаша, тамакта чит әйбер бар кебек тоела.

Мондый очракта ингаляция ясау куркыныч. Чөнки җылылык аркасында шеш көчәя һәм кешенең тыны бетәргә мөмкин. Шулай ук тән температурасы 37,5 градустан югары булганда да ингаляцияләр ясарга ярамый, бу да шешне арттыра. Нәтиҗәсе дә шул ук — тын бетү. Монда киресенчә, шешүне дәваларга кирәк, ул тамакның лайлалы тышчасын нормага китерә. Теләсә нинди ингаляцияне дә табиб белән киңәшеп ясарга кирәк. Ул бу процедураның кирәклеген, дәвамлылыгын билгеләячәк.

Бер сәбәпсезгә антибиотиклар эчү

Ялгыш дәвалауның тагын бер варианты — тамакта әз генә авырту булса да, антибиотиклар эчү. Тамакта авырту билгеләре сизелүне күпләр ангина дип уйлый. Ә чынлыкта исә бу симптом төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Әгәр авыртуның сәбәбе вируслардан икән, монда антибиотиклар эчү файдасыз.

Әле күпләр антибиотикларны үз белдекләре белән эчә. Мәсәлән, кайчандыр бәвел юллары инфекциясен дәвалаганда эчкән антибиотикларны тамак авыртканда да кабул итәргә ярый дип уйлый. Әмма мондый җитди дәвалауны бары тик табиб кына билгели ала. Ангина дип шикләнгәндә, табибка барырга кирәк. Ул тикшерәчәк һәм сәбәбен билгеләячәк.

Кирәк булганда антибиотиклар эчмәү

Тагын бер ялгышлык — кирәк булганда антибиотиклар эчмәү. Мәсәлән, ангина булса, антибактериаль дәвалау кирәк. Бу тамакны чайкап кына дәвалап була торган тонзиллит та, фарингит та түгел. Ангина билгеләре: югары температура, тамакта көчле авырту. Монда инде ятып торырга һәм җитди дәваланырга кирәк. Моны үләннәр, суыра торган дарулар белән генә дәвалап булмый. Ангина өзлегүләр китереп чыгара, йөрәккә, бөер һәм буыннарга бәрә.

Керосин белән дәвалау

21 гасырда яшәүгә, даруханә киштәләренең төрле дарулардан сыгылып торуына да карамастан, күпләр тамак авыруын искечә дәваларга тели. Мәсәлән, керосин кулланалар. Әле кайберләре авиацион керосин да куллана. Ә икенчеләре кибетләрдә сатылган, мәсәлән, махсус лампаларга сала торган керосинга да риза була. Әмма, нәрсә генә булса да, мондый дәвалау ысулын кулланырга ярамый!

Керосин — бензин кебек үк, канцероген состав. Аның белән тамак чайкарга да, тамакка сөртергә дә ярамый. Мондый алымнар тел, авыз куышлыгы, аңкау миндалиналары, бугаз яман шеше китереп чыгара. Бугаз онкологиягә бигрәк тә сизгер, чөнки аның лайлалы тышчасы ныклы түгел.

Дөрес чайкатмау

Бөтен кеше куллана торган тагын бер вариант — тамакны чайкату. Махсус спрейлар һәм сыекчалар куллану бер хәл, монда аларның концентрациясен үзгәртергә була. Әмма күп кеше кул астында булган әйберләрне- тоз, сода, йод һәм башкаларны кулланырга тырыша. Әле күпме күбрәк, шулкадәр яхшырак дип тә ышаналар. Бер кашык тоз урынына өч кашык салалар. Ләкин тозның бугаз стенкаларын бик нык корытуы турында уйлап та карамыйлар. Сода белән чайкатканнан соң исә, тамак төбе тырналган һәм кырылган кебек булачак. Шуның аркасында авырту көчәя, ә савыгу озакка сузыла.

Дозировкасыз УФ лампалар куллану

Бүген ультрафиолет лампалары киң таралаган һәм аларны сатып алу да авырлык тудырмый. Физиотерапиянең бу алымы ультрафиолетның зарарсызландыруына нигезләнгән. Әмма ул инструкция буенча эшләгәндә генә файдалы, әгәр артыгын куллансаң, лайлалы тышчаны яндырырга мөмкин. Терапия бер минуттан артмаска тиеш. Бер минут борынның бер ягына, бер минут икенче ягына һәм бер минут тамак төбенә. Ә балаларга бу тагын да азрак булырга тиеш.

Бу процедураны эшләгәндә үз тойгыларыңа таянырга һәм яндырганын көтеп торырга кирәкми. Монда соңарган эффект эшли — башта җылыта һәм соңрак кайнарлана. Ә лампаны авызда җылынганчы тотып, лайлалы тышчаны яндырырга мөмкин.

Халык ысуллары белән дәвалау

Төрле азык-төлек белән тамак авыртуны дәвалау әле һаман да популяр. Сарымсак, суган, имбирь белән тамак төбен дәвалап була дип уйлыйлар. Тик алай түгел, авырту бетмәячәк. Шуңа охшаш үрнәк: ярага спирт агызган кебек — тире яначак, җәрәхәтләнәчәк.

Киресенчә, тамак авыртканда диета сакларга кирәк, йомшак ризыклар, сөт ризыклары ашарга кирәк. Боткалар, кесәл, йогурт һәм башкалар. Шулай ук ризыкларның температурасы да мөһим — ул артык кайнар да, салкын да булмаска тиеш.

Суыра торган даруларны чамасыз куллану

Суыра торган дарулар күпләр өчен бөтен чирдән дәва булып тоела. Болар бары тик антисептиклар. Кеше бер даруны суыра да, нәтиҗәсен сизми. Икенчесен ала. Әле кабул итү курсын да истә тотмый: әгәр өч көннән дә артык эчәргә ярамый диелгән икән, димәк ярамый. Моңа еш кына игътибар итмиләр. Мондый даруларны күп куллану башка органнар эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин. Мәсәлән, мондый даруларны 4 данәдән артык эчкәндә, эч авырта башларга мөмкин.

Шуңа күрә дә экспериментлар ясарга кирәкми. Дөрес киңәшләр алу өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта дәвалау да тизрәк һәм нәтиҗәсе дә сизелерлек булачак.