Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арыш ябыгырга ярдәм итәме?

Түбән калорияле диетаның нәтиҗәлелеген бөтен бөртекле арыш ризыкларын кулланып арттырып була.

news_top_970_100
Арыш ябыгырга ярдәм итәме?
https://pixabay.com/ru

Еш кына ябыгыр өчен бөтен бөртекле (цельнозерновой) азык-төлеккә күчәргә тәкъдим итәләр. Теләсә кайсы бөртекнең түбәндәге өлешләре бар: бәбәк, эндосперма рәвешендә туклыклы матдәләр запасы, бөртекнең каты тышчасы-көрпә. Гадәттә, көрпә һәм бәбәк бөртектән аерыла. Көрпәле һәм бәбәкле бөртек файдалырак дип санала, чөнки анда эчәк микрофлорасына һәм матдәләр алмашына уңай йогынты ясый торган үсемлек җепселләре күбрәк. Бөтен бөртекле, ягъни үзенең барлык өлешләрен саклап калган бөртектән ясалган ризыклар күп төрле була ала: ипи, боткалар өчен ярмалар, макароннар һәм башкалар.

Тикшерүчеләр алга таба да бөтен бөртекле ашамлыкларның файдалы якларын һәм кайсы төр бөртекнең яхшырак булуын өйрәнүне дәвам итәләр. Арышка багышланган шундый хезмәтләрнең берсе Clinical Nutritionда чыга. Арыш аппетитны тынычландыра һәм аның белән кеше тиз туклана һәм азрак ашый дип санала. 242 ир кеше һәм хатын-кыз катнашында үткәрелгән яңа эксперимент монда эшнең бөтенләй башкада икәнен күрсәтә.

Бөтен теләгән кешеләргә өч ай эчендә билгеле бер диетологик киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта аларның яртысы көн саен эшкәртелгән бодай ашлыгыннан билгеле бер порция ашый алган. Ә калган яртысы бөтен бөртекле арыш ризыкларын ашаган. Энергетик яктан бодай һәм арыш ашамлыклары тигез.

Арыш һәм бодай ризыклары ашаучыларның аппетитлары да бер төрле булган. Аппетит белән бәйле мәсьәләгә әле ачыклык кертергә кирәк. Тегеләре дә, болары да ябыга алган. Диетологлар аларга өч айда гадәти менюга караганда калориясе азрак булган рационны сайлаган.

Бөтен бөртекле арыштан булган азык-төлек ашаучылар ныграк ябыккан. Алар эшкәртелгән бодайдан ясалган ризыкларны ашаучыларга караганда 1,08 кг га күбрәк ябыкканнар. Май тукымасы турында гына сөйләсәк, экспериментта арыш ашаучыларның бодай ашаучыларга караганда авырлыклары 0,54 кг га күбрәк кимегән.

Бодайдан да бөтен бөртекле ризыклар ясыйлар. Булган нәтиҗәләргә карап шуны әйтергә була: әгәр дә ябыгырга теләсәгез, түбән калорияле диетаның эффектын бөтен бөртекле арыш ризыклары белән арттырып була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100