Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди авыруларны дәваларга кирәк түгел?

Табиб сүзләренчә, кайбер авыруларны дәваларга кирәкми, аларны бары тик вакцинация юлы белән генә булдырмый калырга мөмкин.

news_top_970_100
Нинди авыруларны дәваларга кирәк түгел?
pixabay.com/ru

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Вести ФМ» радиостанциясе эфирында нинди авыруларны дәваларга кирәкмәве турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, дәвалау кирәк булмаган авырулар бар. Ләкин кешеләр барыбер аларны дәваларга тырыша. Дәвалау өчен күп акчалар тота.

Мәсәлән, уреаплазма — сидек системасы белән бәйле авыру, шулай ук кеше папилломасы вирусы. Аларны вакцинация юлы белән генә булдырмый калырга мөмкин, әмма дәваларга ярамый, дип саный Мясников.

Шулай ук ОРЗны да (кискен респиратор авыруны) дәвалау кирәкми. Терапевтлар, стандартларга таянып, пациентларга кирәкмәгән бик күп препаратлар язып бирә. ОРЗ дәваланмый, дип билгеләде медик.

Табиб әйтүенчә, коронавирус вакытында еш кына кан сыекландыра торган препаратлар эчү дә дөрес түгел. Әлеге дарулар баш миенә кан савуга китерергә мөмкин. Мондый дарулар, нигездә, тромблар барлыкка килү куркынычы югары булган кешеләргә генә кирәк, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100